Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анатолий ИВАНОВ: “Питрауның үзенә генә хас аерым энергетикасы беркемне дә битараф калдырмый

Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий ИВАНОВ карендәшләребезне бәйрәм белән котлады.

Бу сәгатьләрдә Мамадыш районының Җөри авылындагы Тырлау аланында керәшеннәрнең республикакүләм "Питрау" бәйрәме гөрли. Бәйрәмне оештыручылар килгән кунакларны Питрау белән котлады.

"Кечкенә генә авыл бәйрәменнән республика керәшен культурасы фестиваленә күтәрелгән бәйрәмгә быел – 24 ел! Шул вакыт эчендә Питрау керәшеннәрнең мәдәни мирасын саклаучы берничә буынны тәрбияләде, Тырлау аланы меңләгән кунакны туганлаштырды, яшь парларны кавыштырды, матурлык һәм игелек телендә сөйләшергә, ата-бабаларыбызның традицияләрен саклап, туган җиребезгә, халкыбызга хезмәт итәргә өйрәтте. Бәйрәмнең үзенә генә хас булган аерым энергетикасы, чын йөрәктән чыккан моңлы җырлары һәм дәртле биюләре, халкыбызның таланты һәм бердәмлеге беркемне дә битараф калдырмый. Быел да Мамадыш районының Җөри авылында урнашкан Тырлау аланы илебез буйлап таралган карендәшләребезне бергә җыячак, меңләгән халыкны киң колач белән үзенә кабул итәчәк. Сез дә алар арасында булырсыз, һәм нинди милләттән, ничә яшьтә һәм кайсы һөнәр иясе булуыгызга карамастан, үзегезне кадерле кунак итеп тоярсыз, дип ышанып калам. Сезгә тигезлек, рухи күтәренкелек, киләчәккә өмет һәм ышаныч телим! Сәламәт булыгыз, гаиләләрегездә тынычлык, бәрәкәт, иминлек булсын! Барыгызны да тагын бер кат ямьле Питрау бәйрәме белән!" - диде Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий ИВАНОВ. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев