Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анастасия Иванованы шәһәрдәшләре 90 яше белән котлады

Тормыш киңлекләрен иңләп, куйган максатларга ирешеп, зур тормыш мәктәбен үткән кешеләр күп Зәй районында.

Нәкъ менә шундыйларның берсе – Сарсаз-Баграж авылында туып, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә гомер итүче Анастасия Иванова.

Анастасия Никифоровнаның бала чагы, үсмер вакыты авыр елларга туры килгән. Тормышның авыр, михнәтле чорын күргән буын вәкиле ул. Бик яшьли колхозда төрле тармакларда хезмәт куйган. Зәй шәһәренә күченеп килгәч, МСУ оешмасында төзелештә эшләгән,җәмәгать туклану комбинатында хезмәт куйган, училище  ашханәсендә табак-савыт юган. Лаеклы ялга стадиондагы кафедан киткән. Настя түти ике бала тәрбияләп үстергән, бүген ул дүрт онык һәм сигез оныкчыкның яраткан әбисе.

Шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина юбилярны тәбрикләп, Россия Президенты Владимир Путинның котлавын ирештерде, район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләк тапшырды.

- Кадерле һәм сөекле илебез, җиребездә тынычлык, иминлек, бәхет һәм шатлык булсын иде,- ди Настя түти.

Ветеранга карыйсың да, һәр көннең кадерен белеп, һәр нәрсәдән ямь табып яшәвенә сокланасың. Шулай ук юбилярга район мәдәният йортының автоклуб хезмәткәрләре матур җырларын бүләк итте.

Фәннур Миникаев, Зәй офыклары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев