Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аналар көненә багышлап, авылларда концертлар узды

Ноябрьнең соңгы ялында Россиядә Аналар көне билгеләп үтелә. Әле бәйрәм уңаеннан, күп кенә керәшен авылларында бәйрәм кичәләре оештырылган.

Мамадыш районының Түбән Сон авылында оештырган «Балалы солянка» концертында Колышчыдан «Покрау» керәшен фольклор ансамбле дә чыгыш ясаган.

Минзәлә районының Түбән Юшады авылында да әниләрне котлаганнар.

«Бу матур бәйрәмне ел да билгеләп узабыз. Быел да мәктәп укучылары, авыл үзешчәннәре белән бергәләп концерт оештырдык. Кичә ахырында „Туганайлар“ газетасының яңа чыккан санын да бергәләп укыдык әле» , — дип яза минзәләлеләр.

Самара өлкәсенең Келәүле районындагы Назаровка авылында «Культурасы яшәгәндә —халык яши» («Жив народ — пока жива его культура») дигән проект кысаларында Аналар көненә багышланган концерт узган.

«Матур, эчтәлекле концерт куйдык. Әниләргә, әбиләргә бер бүләк булды», — дип яза оештыручылар.

Зәй районының Сәвәләй авылында да, шулай ук, зур концерт булган.

Әлмәт районының Кәләй авылында «Йөрәкләребез җылысы — яраткан әниләребезгә» («Тепло сердец для наших любимых Мам!») дигән девиз астында концерт куйганнар. Балалар үзләре ясаган открыткаларны тотып, ишек төбеннән үк, әниләрне, әибләрне каршы алганнар. Концертта мәктәп укучылары, «Каенкай» бакчасы балалары, сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр катнашкан.

Чистай районының Бахта авылында «Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән бәйрәм кичәсенә җыелганнар. 

«Концертны алып баручы Геннадий Смирнов кичәгә җыелган әбиләр, әниләр өчен күңелле конкурслар оештырды. Алар үзләренең яшь вакытларын искә алып, бишек җырлары җырлап, яраткан аш-су серләре белән уртаклаштылар. Кичәне җырлап, биеп уздырдык», — дип яза оештыручылар.

Башкортстанның Бакалы районындагы Ахман авылында бәйрәм чәй табыны артында узган. Ул авыл үзешчәннәренең җыр-биюләре, уеннар белән үрелеп барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев