Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлмәттә борынгы уен коралларында уйнарга өйрәнделәр

Әлмәт шәһәренең 2нче музыка мәктәбендә мәдәни хезмәткәрләр һәм педагоглар өчен төбәкара семинар узды.

Аны “Әлмәт” иҗтимагый үзәгенең Төрки уен кораллары күргәзмәсе хезмәткәрләре оештырды.

Семинар кысаларында этномузыколог, Казан консерваториясенең доценты Геннадий Макаров остаханәсе дә булды. Мөслим, Азнакай, Җәлил, Зәй һәм Әлмәттән җыелган кунаклар рәхәтләнеп борынгы уен коралларында уйнарга һәм җырларга өйрәнде.

“Кадим Әлмәт” фольклор коллективы һәм аның балалар төркеме – “Карлыгач” вокаль-инструменталь ансамбле күргәзмә белән тыгыз элемтәдә икән. Шуңа очрашуда катнашучылар “Карлыгач”ларның чыгышын тыңлый алды.

Мондый семинарлар әле булып торачак. Әлмәтнең шушы музыкаль мәктәбендә этно-бүлек тә ачарга җыеналар икән.

Фото: Детская Музыкальная Школа № 2 им. В.И.Самойлова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев