Оксфорд һәм Кэмбридж университеты галимнәренең тикшеренүләре нәтиҗәсе.
Бер атнага 700 грамм алкоголь кулланган очракта, кешенең ми эшчәнлеге начар якка үзгәрә. Уртача 55 яшьләрдәге 21 мең кеше катнашкан тикшеренүләр шуны күрсәткән.
Бу кешеләр билгеле бер күләмдә спиртлы эчемлек эчкәннәр һәм акыл сәләтенә кагылышлы тест үткәннәр. Моннан тыш, аларның баш миенә МРТ да ясалган.
Тикшеренүдә катнашкан бу кешеләр, гадәттә, атнага 7,5 банка сыра яки 6 зур бокал шәраб эчә торган булганнар.
Тикшеренү нәтиҗәсе, хәтта атнага 2 генә бокал шәраб эчкән кешенең дә баш миендә үзгәрешләр барлыка килүен ачыклаган. Ул акыл эшчәнлегенә тәэсир итәргә, Альцгеймер, Паркинсон кебек чирләргә китерергә дә мөмкин икән.
Нет комментариев