Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестивалендә керәшен яшьләре дә финалист булды
9 сентябрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестивальнең сайлап алу туры узды.
Анда талантлы керәшен яшьләре дә катнашты. II турга узган катнашучылар исемлегендә Татьяна Ефремова, Амелия Феофанова, Кирилл Спичков, Яна Шалаумова, Игорь Дмитриев бар.
Фестивальдән алган кичерешләре хакында Кирилл болай диде:
«Әлеге фестивальдә беренче катнашуым. Шуңа да карамастан икенче турга узып, финалист булдым. Кайсы гына сәхнәгә чыгып керәшен җыруын яңгыртсам да, горурлык дип саныйм».
Фестивальне Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерү фонды, Казан мэриясе, Kazan City of Music UNESCO Program ярдәме белән Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев