Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Александр Филипповның иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез

Карендәшебез, күренекле журналист, шагыйрь, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Сергеевич Филипповның арабыздан китүенә (6 февраль) бер ел вакыт үтеп бара. Аның иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

Кош

Шәйхулла бабай басуында үткән елларда ялгыз агач үсеп утыра иде. Җир сөрүче, чәчүче, иген уручы тракторчылар, комбайнчылар, көтүчеләр шуның төбенә утырып, агач ботакларына кунып сайраучы кошларның матур авазларын тыңлый-тыңлый тамак ялгыйлар иде. Биредә еш булучылар гел күзәтәләр: агачта бер кош оясы бар. Бирегә ел саен шул кош кайтып оялый. Бала чыгара. Очыра. Гул шулай кабатлана.

Автомобиль гигантының бер заводы нәкъ менә шушы агачлы кырда төзелергә тиеш икән. Агачны кисеп ташладылар. Аның урынына зур, биек кран китереп куйдылар.

Яз җитте. Җылы яктан кошлар кайтты.

...Идарә пультына кереп утыруга, кранчы кош оясын абайлап алды. Кызга тагын бер мәшәкать өстәлде. Эшкә керешергә кирәк, ә шулай да ничек кенә кошны куркытмаска. Балалары чыкканчы ничек сакларга?

Кран акрын гына кузгалды. Туктады. Тагын хәрәкәтләнде. Кош пырхылдап очып китте. Тагын әйләнеп кайтты. Кран, авыр йөкләр күтәреп, эшкә кереште. Кош, оясыннан чыгып, бераз әйләнеп йөрде дә тагын килеп кунаклады.

Икенче көнне ул инде бөтенләй батырайган иде. Көне буе кранга утырып йөрде. Зур завод төзелешен, аның кешеләрен күзәтте... Балалары да шунда чыкты. Көньякка да кран түбәсеннән очып киттеләр. Ә кранчы кыз нәкъ теге агач үсеп утырган урынга яшь үсенте утыртып калдырды.

Тагын кайтыр әле ул кош. Туган як, туган оя үзенә тарта бит.

Чөй

Ботаклы каен ярылмый,

Кирәк булды имән чөй.

Ярылды бүкән, очты чөй,

Башта туды башка көй.

Эше беткәч кирәк түгел,

Җирдә аунап калды чөй,

Каршы торса тагын бүкән,

Кирәк булыр шул ук чөй.

***

Ташны тишкәне юк суның

Тамчы булып таммаса.

Аңлатып булмый хисләрне

Ялкын булып янмаса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Керәшен гәҗите Александр Филиппов кош