Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Албай авылында Питрау туганнарны очраштырды - фото

12 июль көнне Мамадыш районының Албай авылында да Питрау уздырдылар.

Элеккедән килгән престол бәйрәмен 90нчы елларда  авыл советы җитәкчесе булып эшләгән Михаил Никифоров яңартты. Шул еллардан башлап, нәкъ 12 июль көнне ел саен уздырылып килә ул. Эш көне булуына карамастан, халык бик күп: җайлаганнар, кайтканнар, җыелганнар. Бәйрәм Албай авылының кунак көе белән түгәрәк уеннан башланды. Чыгыш ясаган саен “Көмеш тәңкәләр” дип аталган, хатын-кызлардан торган бу ансамбльне авылдашлары бик яратып кабул итә. Читтәрәк репетиция ясап җырлап торган керәшен киемендәге хатын-кызлар янына да барып килдем. Алары Югары Әрнәшлеләр булып чыкты. Питрау булгач, керәшеннәргә генә хас булган “изюминка”ны эзли бит күңел. Халык белән оештырылган уеннарда да күренде ул үзенчәлек. Сабантуйга татар эстрадасының танылган артистлары Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Алинә Сәфиуллиналар килгән иде. Чыгышлары бик матур булды, сүз дә юк, тик Питрауның чүт кенә башка бәйрәм, керәшен бәйрәме икәнен тоемлап бетермәгәннәре күренде. Югыйсә, алып баручы Фәнил Вакказов ел саен килә торган биредәге үз кунак инде...

Питрау көрәше батырлары булып, 1нче урында – Валерий Леонтьев, 2нче урында – Федор Крешков (батыр асты ди торганнар иде), 3нче урында Виталий Григорьевлар калды.

Питрау – күңел ачу бәйрәме генә түгел, дус-туганнарның, таныш- белешләрнең очрашу урыны да бит әле ул. Субаштан килгән 4нче буын туганымны күреп, гаҗәпләнгәнемне сиздермичә булдыра алмадым. “Бүген әллә нишләп күңелебез Албайга тартты, 5 геройлы Албайны күрәсем килде, – дип башлады  сүзен Зоя Павлова, минем аптырап калуымны күреп. Субашның халык ансамбле исемен йөрткән керәшен җырчылары җитәкчесе Зоя Ивановнаның  бәйрәмдә күңел ачучы гына түгел, эзләнүче, нәрсәгәдер өйрәнеп кайту максатын куйган кеше икәнен чамалыйм инде мин. “Туганнарым да, таныш-белешләрем дә юк инде минем монда, сине күргәч сөендем әле”, – дип дәвам итте ул сүзен. “Албайда туганнарың нишләп булмасын!”– дип, Кирушиннарның Людасы, Леониды, Любасы, Климе белән таныштырып чыктым. Алар: “Әйдәгез безгә!” – дип, авызны да ачтырмады, бәйрәм бер читтә калып торды. Бөтенебез хөрмәт белән яратып искә ала торган 1888 елгы карт әбиебез туганы Зоя Ивановна белән Петр Николаевичның ай-ваена карамастан, җиңгәбез Анна Ивановна янына менеп киттек. Вот утырдык ичмасам! Үз гомерләрендә беренче тапкыр күрешкән туганнарның сөйләшеп сүзләре, җырлашып җырлары бетмәде. “Ходай тартып китергән икән бүген мине Албайга”, – диде соңыннан Зоя Ивановна күз яшьләрен тыя алмыйча. “Җан тартмаса, кан тарта”, – диюләре шушы икән! Быелгы Питрауның минем өчен монысы әһәмиятлерәк тә булды әле!  

Лидия Пасыева,

  Усали-Албай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев