Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылының уңган хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен токмач кискәннәр.
Бу хакта авылның китапханәчесе Галина Григорьева хәбәр итте.

«Барысы да авыл халкы ярдәме белән башкарыла. Хатын-кызлар актив катнаша. Бүгенге көнгә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә өч маскировка челтәре һәм өй токмачы әзерләдек. Бу эштә катнашкан һәрбер кешегә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез, ә барлык егетләребезгә исән-имин туган йортларына әйләнеп кайтуларын телибез», - диде ул.



Нет комментариев