“Айбагыр”да журналистика буенча мастер-класс булды
1 август «Айбагыр»лылар өчен иҗади көн буларак истә калачак. Бүген лагерьда кунакта – безнең «Туганайлар» редакциясе хезмәткәрләре. Газетабыз журналистлары масстер-класста катнашучы балалар өчен төрледән-төрле биремнәр әзерләгән иде.
Без, «Туганайлар» журналистлары үзебезнең эшебез үзенчәлекләре белән таныштыру өчен, Яшел Үзән районынының «Мирас-Наследие» этно-лагерендагы «Айбагыр» сменасына юл тоттык. «Айбагыр»да күпне белергә теләүче, һәр яңалык белән кызыксынучы балалар ял итүенә инанып кайттык.
Дизайнер-верстальщигыбыз Эльмира Шайхеева балаларга үзебезнең «Туганайлар»ны версткалау, ягъни газетаны «калып»ка салу турында аңлатты. Газета — товар һәм ул да, башка товарлар шикелле үк, кулга алып карауга ук, үзенең бизәлеше белән кешене җәлеп итәргә тиеш.
Газетаны укучыларыбыз күрер алдыннан, редакция хезмәткәрләре аны җентекләп тикшерә. Журналистыбыз Алинә Галимҗанова корректура турында сөйләде һәм иң мөһиме — беренче битнең бөтен яклап дөрес булырга тиешлеген ассызыклады. Чөнки ул, иң беренче булып күзгә ташлана. Шулай ук, Алинә балаларга интервью язуның үзенчәлекләре турында сөйләде. Балаларга бу аеруча кызык тоелды.
Бөтен мәгълүматны тыңлаганнан соң, «Айбагыр»лылар биремнәр үтәделәр. Башта алар газетабызның беренче битендә киткән хаталарны табып, төзәтергә тиешләр иде. Бу биремне алар кыска вакыт эчендә, уңышлы гына башкарып чыктылар. Аннан соң, һәр отряд 1 кешедән интервью алырга тиеш иде. Алар үз дәдәй-түтиләре, редакциябез хезмәткәрләре белән әңгәмә кордылар.
Ял итүче балалар, бертавыштан, журналист буласылары килүен әйттеләр. Бу сүзләр – безнең өчен иң югары бәя!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев