Бүген лагерьда ял итүче балалар «Айбагыр чибәре»н сайлыячаклар.
Бүген «Айбагыр»лыларны вакыйгаларга бай көн көтә. Аларның вожатыйлары – Анжелика түти этно-диктант уздырганнан соң, лагерьның чибәрләре кич була торган чарага әзерләнә башлаячаклар.
Кызларның көтеп алынган кунагы – «Кряшен чибяре-2024» титулы иясе Светлана Иванова лагерьга килеп, «Айбагыр чибәре»ндә катнашучылар белән сөйләшәчәк, аларга киңәшләрен бирәчәк.
Ә кич белән балаларны чын матурлык, акыл һәм зирәклек конкурсы көтә!
Нет комментариев