«Айбагыр» балалар ансамбле өлкәннәр сүзенә колак сала
Алабуга районы фольклор коллективлары белән таныштыруны дәвам итәбез.
"Айбагыр" ансамбле тарихы 2008 елдан башлана. Оештыручысы, нигез салучысы - мәдәният һәм сәнгать училищесы укытучысы Валерий Митрофанов, беренче җитәкчесе - Резеда Кашапова була. 2009 елдан "Айбагыр" фольклор ансамблен Людмила Гатауллина җитәкли. Җыр-биюгә гашыйк егет-кызлар шәһәркүләм чараларның барысында диярлек катнаша. "Халыклар дуслыгы көне", "Покрау көне", "Спас ярминкәсе" - шуларның берничәсе генә. Ансамбль өч тапкыр "Туым җондызы" фестивалендә төрле дәрәҗәдәге лауреат исемен алырга җитешкән. 2010 елда Уфада үткән халыкара конкурста алабугалылар II дәрәҗә, 2011 елгы Казан фестивалендә I дәрәҗә дипломга ия була.
Бүгенге көндә “Айбагыр” фольклор ансамблендә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең төрле бүлекләрендә белем алучы 9 студент атнага ике тапкыр шөгыльләнә. Коллективка йөрүчеләр җаваплы, вокал һәм хореография белән дә теләп шөгыльләнәләр. Аларга үз костюмнары ошый. Сәхнәдәге чыгышларыннан ләззәт алалар. Керәшен бәйрәмнәрендә, район, республика күләмендә уздырылган барлык чараларда актив катнашалар.
Коллектив репертуарын тулыландыру чыганаклары булып өлкән буын, интернет, китаплар, танылган җырчыларның һәм ансамбльләрнең җырлары тора. Өлкән буын балаларны керәшен җыруларына, гореф-гадәтләренә өйрәтә. Студентлар репетицияләргә бик рәхәтләнеп йөриләр, аларга чараларда катнашу һәм чыгыш ясау ошый. Әлбәттә, студентларның чын халык традицияләрен тирәнрәк сеңдерүләре шатландыра, алар үзләренең уникаль керәшен мирасын йөртүчеләр булуларын аңлый. Шулай ук, коллектив йола, гореф –гадәтләрне өйрәнүгә, аларны сәхнәләштерүгә дә басым ясый. Аеруча "Шыйлык" ("Сыйлык") композициясе белән чыгыш ясарга яраталар. Орлыкларны изгеләндерү, Ходайдан бай уңыш сорау йоласы инде онытылып килә. Шуңа күрә онытылып баручы җыру-биюләрне, йолаларны сәхнәләштереп тамашачыга җиткерү – “Айбагыр” фольклор ансамбленең төп бурычы.
“Айбагыр” фольклор ансамбле, бүген дә, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең коллективлары арасында үзенең уникальлеге белән аерылып тора. “Айбагыр” фольклор ансамбле ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга җыенмый. Һәрдаем репертуарны киңәйтү өстендә эшлиләр, башка керәшен фольклор коллективлары белән хезмәттәшлекне дә ныгыталар.
Язма Җырчы Җәкәү йорты белән берлектә әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев