«Айбагыр» ансамбле балалары Яңа Мәлкәннең йолаларын өйрәнеп, сәхнәгә алып чыга
«Айбагыр» коллективы - Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылындагы «Мәлкәнәй» халык фольклор ансамбленең балалар төркеме.
«Айбагыр» балалар фольклор коллективы 2001 елда Яңа Мәлкән мәктәбендә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Алсу Хаҗипова (ул ябылды) оештырыла. Ансамбльне ул вакытта мәктәптә татар теле укыткан Лариса Әхмәтшина оештыра һәм 2016 елга кадәр җитәкли. 2016 елдан башлап, «Айбагыр»ның җитәкчесе Светлана Упаева.
Ансамбльнең беренче репертуарын туплауда һәм чыгышларын әзерләүдә Алсу Галиевна, мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Әхмәтшина зур көч куйганнар. Ансамбль белән җитәкчелек итү мәктәпнең ул чактагы укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Светлана Упаевага тапшырылган. Оешкан елларында ансамбльгә егермегә якын бала йөрсә, хәзер – 6 бала.
Ул хәзерге вакытта Яңа Мәлкән клубы карамагында эшли. Җитәкчеләре Светлана Упаева белән бергәләп, бу ансамбль балалары үз туган авылларындагы йолаларны, гадәтләрне, җыру һәм уеннарны өйрәнәләр. Бәйрәмнәрдә, кичәләрдә, үз авылдашлары каршында чыгыш ясыйлар.
Ансамбль репертуарындагы җырулар, башлыча Татьяна Асанова, Олимпиада Назарова, Анастасия Шабаева, Татьяна Муллинадан яздыртып алынган. «Айбагыр» балалары халкыбызның «Алма Спасы», «Олы көн», «Аулак өй» кебек бәйрәмнәрен дә зур осталык белән сәхнәләштереп, тамашачы каршында чыгыш ясыйлар.
«Айбагыр» балалар фольклор ансамбле 2007 елда Җөри авылы янындагы Тырлау аланында уздырылган республикакүләм Питрау бәйрәмендә катнашып, халыкны сокландыра. 2010 елда яңа милли сәхнә киемнәренә ия булган «Айбагыр» төрле фестивальләрдә, конкурсларда чыгыш ясап, уңыш яулый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев