Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әй, шофер, рулең тот туры

Сизәсезме, бу атнада термометр баганасы төнен минуска төшеп китә.

Кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә уйламыйсызмы әле? Ни дисәк тә, көз, Покраудан соң ярыйсы ук суытты. Синоптиклар алдагы көннәрдә -5, -8 градуска кадәр суытачагы турында хәбәр итә. Ә атна азагында республика да кар катыш яңгыр явуы, бозлавык булуы ихтимал.
Күпчелек экспертлар кышкы тәгәрмәчләргә уртача тәүлеклек температура тотрыклы рәвештә +5, +7 градус булганда күчәргә киңәш итәләр.
Тәгәрмәчләр алыштыруны озакка сузарга кирәкми, үзеңнең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куеп, җәйге тәгәрмәчтә бозда шууга караганда бераз “шип”ларда йөрү яхшырак. Шулай ук, автомобильдә буксир тросы, көрәк һәм тәрәзә юдыру өчен туңмый торган сыеклык та булырга тиеш. Фаралар һәм “дворник”ларны тикшереп чыгу да зыян итмәс.
Машина йөртүчеләр игътибарны арттырсыннар иде: тизлекне киметергә, дистанцияне сакларга, тормозга кинәт басудан сакланырга, юлда барганда бер рәттән икенчесенә күчеп йөрмәскә кирәк. Һәр хәрәкәт, һәр маневр алдан уйланылган, юлда баручыларның бакшалары өчен аңлаешлы булырга тиеш.
Яңгыр һәм юеш кар яуганда аеруча куркыныч булуын онытмасак иде – бу вакытта су, тузан һәм пычрак бергә кушылып, юл өслегендә таюны арттыруы мөмкин.
Төннәрен суытканнан соң, иртән машина белән чыкканда да бик сак булырга кирәк – юка боз катламы иртәнге сәгатьләрдә күзгә күренеп тормый. Шуңа күрә дә мондый вакытта күперләрдә һәм калку урыннардан үткәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Тәгәрмәчләрне вакытында алмаштырыгыз, исән-сау йөрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев