Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аграфена Васильева: «Хатирәләр аша, җыр аша»

Аграфена Васильева – заманында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм К.Тинчурин исемендәге күчмә театр сәхнәләрендә балкыган артист.

Көннәр көзгә авышкан сентябрь аенда без, 1978 елны Казан театр училищесын тәмамлаган элекке студентлар, очраштык. Очрашу кичәсе бик күңелле булды. Күңел хатирәләребез белән уртаклаштык, янар чәчәктәй матур яшьлегебезне искә алдык. 

Театр училищесын тәмамлап, зур сәхнәгә аяк баскан чакларга бәйле истәлекләр күңел кылларын кузгатты. Шул кичәдә, үзеннән-үзе, хисләрем шигъри юлларга тезелә башлады:

Хәерле кич теләп һәммәгезгә, 
Хатирәләр аша, җыр аша,
Сәлам юллап сиңа, тамашачы,
Сабакташлар бүген очраша.

Үткәннәргә әйләнеп бер бак та,
Бүгенгесе белән чагыштыр:
Спектакльләр, рольләр, премьералар —
Үзебез сайлаган язмыштыр.

Әле кичә генә студент идек,
Дәү әтиләр булдык, дәү әни!
Сабакташлар, әкрен генә шулай,
Гомер йомгагыбыз тәгәри...

Үтеп киткэн гомер агышында 
Җилләр искән, яңгыр, кар яуган....
Яуган карлар төсле, күбебезнең 
Чәчләренә ап-ак бәс сарган.

«Казан кичләре» дип жырлый идек,
Студент яшьлегебез таңында.
Сабакташлар, шушы жырны бүген 
Янгыратыйк бер кат тагын да.

...Сезнең хәлләр ничек, тамашачы,
Ничек үтте бүген көнегез?
Чын күңелдән яхшы кәеф телим,
Ямьле үтсен бүген кичегез.

Аграфена ВАСИЛЬЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев