Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

30 ел узгач кәбен койдырдык

Ходай Үзе ир белән хатынга кушылырга, икең бер булып ризалыкта яшәргә бәхилләгән. Кемнәрдер тормыш юлын дөрес итеп, башта ук кәбен койдыру белән башлый. Ирем Родион белән кушылып 30 ел бергә торгач, Ләке авылында Алда торучы изге Апостоллар Петр белән Павел чиркәвендә кәбен койдырдык.

Кәбен койдыру алдыннан күп уйладык. Ирем — кушым белән озак еллар бергә яшәдек, күп сулар акты, күп тозларны бергә ашадык, сынаулар аша уздык. Ходай безне гел саклап йөртте. Көймәбез җимерелде, уалды дигән көннәрдә дә Ходай, көтмәгән-уйламаган җирдән, ярдәмен җибәрде, кирәкле кешеләрен кырыбызга китереп куйды. Ярдәмне Ходай кеше кулы белән жибәрә, шуны вакытында аңласак бик яхшы.

2015 елны — кушылып 30 ел бергә торгач — без ирем Родион белән ныклап Ходай юлына кергәч, безгә курку керде: «Без Ходай каршында кем?». Шул уйлардан соң, без Ләке авылының изге апостолар Петр белән Павел чиркәвендә Владимир әтейдән кәбен койдырырга булдык. Бүгенге заман яшьләре бик аңлап та бетерми бу җәшерекне (русча — таинство). Элекке кешеләр Ходай бәхиллегеннән башка, бергә тормыш юлын башламаган.

Җәшерек барышында священник әйткән сүзләр, башларга венец киертүе, ир белән хатынны ап-ак яңа бистәргә бастыруы, бер чашадан йөзем суы эчертүе, балдак алышу, Ходаебыз Иисус Христос белән Алла Анасының тәреләрен священник кулыннан бүләккә алу... Болар безгә матур төш сымак булды.

Бүгенге заман яшьләре ЗАГСта балдак алышуның каян килгәнен беләме икән? Православиедәге кәбен койдыру җәшерегеннән калган ул.

Ата-аналар балаларын элек заманда армиягә, сугышка озатканда Венчальный тәреләре белән, балдаклары белән бәхилләгәннәр. Балалары исән-сау әйләнеп кайткан. Кияү белән кыз яратышып, ата-анадан бәхиллек алгач, икәү бергә торырга, балалы булырга, чиркәүдә священникның изге теләкләре аркылы, аларны Ходай Үзе кушылдыра. Кәбен койган чакта, аларга балалар тудырырга, балаларны Христос өйрәткәнчә тәрбияләргә Алладан дәүләт иңдерелә. Дөнья кешесенә болар иске, онытылган йолалар булып тоеладыр.

Безнең балаларыбыз, кызлар да бик аңлап бетермәделәр: «Сез инде күпме бергә! Син мама, папаны үз ягыңа — чиркәү юлына авыштырып бетердең», — диделәр. Мин аларга: «Безнең килер буыннарга өлге булып, ару күңел белән яшәп, Ходайга үзебезнең җаннарны тазартып, агартып, арулап тапшырасы килә», — дидем.

Ирем Родионга да шик кергән иде. Мин, ризалашып, вакыты җитмәгән диеп уйладым. Иртән кәбен койдыру көнендә уянгач, ул: «Мин төштә берничә ел элек үлгән әниебез Ольганы күрдем. Лидия — әйбәт, ул без үлгәннәрне сыйлый, диде. Әниебез өебез кырына җиргә олы яулык җәйде, безгә икебезгә 7 алтын тәңкә салды, кичерү сорады, бәхилләде» — ди. Барлык шикләр таралды... Ходай алдына килеп сүз бирдек — алга таба да сөенечтә дә, көенечтә дә бер-беребезгә терәк булырга, егылганда иңне куярга... Ходай биргән гомернең калган өлешен тигезлектә, матурлыкта яшәп, балаларга, оныкларга өлге булырга... Ходай безнең парны бәхилләде.

Түземлек, сабырлык белән, кирәк чакта бер-береңне, йомшак итеп, сөюлектә төзәтеп, үзең дә төзәлеп, Ходайга тау итеп, җаннарны аруларга бирелгәндер үз ишеңә үз кушың. Хәзерге заманда балага узу олы проблема икәнен бар кеше дә белә.

Мин бала тудыру йортында эшләгәндә балалар күп туа иде, бер тәүлектә — 25-30 сабый. Балага узуның олы проблема икәнен уйлап та карамадым. Аннары гинекология бүлегендә эшләп алдым, күпме хатын-кызның балага уза алмаганын белгәч, аптырадым. Икесенең дә тән саулыклары булып та, сәбәбе юк, нидә икәне билгеле түгел. Димәк, җаннар авыру. Шуңа да Ходай боерыклары белән яшәп, Ходайдан килгән йолаларны яңартырдыр, Ходай Үзе бәхилләгән җәшерекләрендә катнашырга кирәк.

Уемда яшәвемне
Килә алыштырасым.
Үз-үземә сорау бирәм:
Ник сагышта торасың?

Чит кешенең тормышы
Бик серле тоеладыр.
Бу көннәргә килгәнче
Күпме тир коеладыр.

Ходаем Үзе беләдер, —
Нәрсә бирергә кирәк.
Бәлки болар билгедер,
Аңлый белергә кирәк.

Ходайдан биреләдер
Һәр кешегә үз яры.
Җитешсез якларны
Тутырадыр үз пары.

Миндә дә яшеренгән
Бик тә җитешсез яклар.
Мин синнән өстен диеп,
Үпкәдә йөргән чаклар.

Бирелгән миңа якын
Авыру җан даруларга.
Риза булдыр Син бары,
Минем җан аруларга.

Ходай мине бу урынга
Тиккә бит куймагандыр.
Ике якын бер-берсен
Тутыра дип уйлагандыр.

Кирәк бүген син аңлау, —
Кырыңдагы якыныңа,
Түземлектә аны тыңлау,
Олы сөенеч тула җанга.

Ходайга хезмәткә тиң
Хезмәт итү якынга.
Кирәктә кую аңа иң,
Хәтта, керү ялкынга.

Ышаныч, өмет, сөюне
Югалтырга ярамый.
Сакларга арулыкны
Давылларга карамый.

Лидия КАРПОВА.
Сарман районының Ләке авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев