22-29 февральгә йолдызнамә
Четерекле мәсьәләләрне хәл иткәндә, кеше сүзен түгел, йөрәгегезне тыңлагыз, оттырмассыз.
Кучкар (21 март — 20 апрель)
Кучкарларны бу атнада перспективалы очрашулар көтә. Берьюлы берничә куян ату мөмкинлеге туарга тора, файдаланып калыгыз.
Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Имиджыгызны үзгәртү теләге туар. Гардероб алыштыру, матурлык салонына бару кебек күңелле мәшәкатьләр белән атнаның узганын сизми дә калырсыз.
Игезәкләр (21 май — 21 июнь)
Үҗәтлегегез аркасында күп кенә уңышларга ирешерсез, матди хәлегезне көйләрсез. Мәхәббәт өлкәсендә дә хәлләр зарланырлык түгел.
Кысла (22 июнь — 22 июль)
Интуициягез буталчык мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәр. Гел эш турында гына уйлап торырга димәгән, азрак ял итеп алсагыз да була.
Арыслан (23 июль — 23 август)
Четерекле мәсьәләләрне хәл иткәндә, кеше сүзен түгел, йөрәгегезне тыңлагыз, оттырмассыз.
Кыз 24 август — 23 сентябрь
Кызлар бу атнада, кемнең дөрес, кемнең гаепле икәнен ачыклап «мәшәкатьләнмичә» генә мөһим карарлар кабул итәр.
Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь)
«Булса, хәзер үк булсын» дигән теләкләргә таянып эш итүегез бик үк күңелле тәмамланмаска мөмкин. Алдыгызны артыгызны карап йөрегез, алданмагыз.
Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь)
Шәхси тормышыгызга үзгәрешләр кертәсе килү теләге туар. Әле күптән түгел генә буй җитмәстәй тоелган хыялларны тормышка ашырырсыз.
Укчы (23 ноябрь — 21 декабрь)
Укчыларның уенда гел эш тә, эш, шуңа күрә мәхәббәт өлкәсендә эшләр тукталып тора. Сөйгәнегезгә игътибарлырак булыгыз, ди йолдызлар.
Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 январь)
Кәҗәмөгезләрнең тормыш иптәшләре белән аралары суынып китәргә мөмкин. Төшенкелеккә бирелүдән сакланырга, ниндидер уртак кызыклы шөгыль табарга киңәш ителә.
Сукояр (21 январь — 18 февраль)
Сукоярлар өчен бу атна шактый күп үзгәрешләр әзерли. Алар уңай да, тискәре дә булырга мөмкин. Барысы да үзегездән тора.
Балык (19 февраль — 20 март)
Балыклар бу атнада тормыштан ямь һәм тәм табып кына торачак. Ял итү, киеренкелектән арыну өчен яхшы вакыт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев