Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2025 елда пенсиягә өстәмә түләнәчәк. Нинди?

Әлеге өстәмә түләү өлкән, яки тәрбиягә мохтаҗ кешеләрне карап, тәрбияләп торган өчен ай саен түләнәчәк.

Россиядә 2025 елдан 80 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнар һәм беренче төркем инвалидлар өчен пенсиягә 1200 сум өстәмә кертеләчәк, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб. Бу хакта «Шәһри Казан» яза. 

Әлеге өстәмә түләү өлкән, яки тәрбиягә мохтаҗ кешеләрне карап, тәрбияләп торган өчен ай саен түләнәчәк. Аны алу өчен хәзерге вакытта өлкән яшьтәге кешеләр яки беренче төркем инвалидлар үзләрен караган кеше турында пенсия фондына мәгълүмат бирергә кирәк. Әмма киләсе елның гыйнварыннан әлеге категориядәге гражданнарның барлык төрләренә өстәмә 1200 сум автомат рәвештә түләнәчәк. Социаль Фонд бәяләвенчә, өстәмә түләү күләме 1200 сум калса, әлеге түләүне алучылар саны ике тапкырга артачак. Бу түләүләр ел саен инфляция процентына индексацияләнәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев