2025 елда кемнәр эштән кыскартуга эләгәчәк?
Россия Хөкүмәте 2025 елда дәүләт органнары территориаль бүлекчәләре штатын ун процентка кыскартырга ниятли. Бу хакта «Коммерсантъ» газетасына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Мәкаләдә әйтелгәнчә, Хөкүмәтнең 2015 елның июленнән гамәлгә ашырылачак реформасы 400 меңгә якын дәүләт хезмәткәренә кагылачак.
«Кыскартыла торган вазифаларның хезмәт хакын акчаны аз алучыларның эш хакын арттыруга юнәлдерәчәкләр: үзгәрешләрнең максаты — дәүләт хезмәтен нәтиҗәлерәк итү һәм анда эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру», — диелә материалда.
Моннан тыш, Министрлар Кабинетында искәртүләренчә, штатлар ун процентка гына түгел, аннан артыгракка да кыскартылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев