Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2025 елда җәмәгать транспортында йөрү бәясе артырга мөмкин

Татарстан башкаласы мэриясендә басмага хәбәр ителгәнчә, пассажир ташучылар җәмәгать транспортында йөрү бәяләрен күтәрү зарурлыгын дәлилләүче документацияне ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына җибәргән.

Шәһәр администрациясендә билгеләп үтүләренчә, ел башыннан икътисадта инфляциянең гомуми проценты 8,32 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта «дизель ягулыгы, ягулык-майлау материаллары, запас частьләр һәм комплектлау кирәк-яраклары, коммуналь түләүләр һәм җылылык энергиясенә бәяләр һәм тарифлар шактый артты».

Хәзер Казанның җәмәгать транспортында йөрү банк яки транспорт картасы белән түләгәндә 38 сум тора һәм акчалата түләгәндә 45 сум. 2023 елда ул 35 һәм 36 сум торган.

Җәмәгать транспортында йөрү бәясенең 45 сумга кадәр артуын Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев белдергән иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев