Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2024 елдан Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме артачак

Федерация Советы чәршәмбе көнне узган утырышта 2024 елда хезмәткә түләүнең минималь күләмен 18,5 процентка — 19 242 сумга кадәр күтәрү турындагы законны хуплады.

Закон нигезендә, 2024 елдан Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме 18,5 процентка артачак, шулай ук 2025 елдан хезмәткә түләүнең минималь күләме һәм медиан хезмәт хакы нисбәте 48 проценттан (элегрәк 42 проценттан) да түбәнрәк булмаячак. Әлеге федераль законны кабул итү 4,8 миллионга якын хезмәткәрнең эш хакын арттыруны тәэмин итәргә булышачак.

2024 елда бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга өстәмә чыгымнар: федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре өчен — 19,7 миллиард, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен 126,4 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев