Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2024 елда кемне нәрсә көтә?

Кытай календаре буенча 2024 ел – яшел агач аждаһа (дракон) елы. Ул – власть, көч, энергия һәм прогресс символы. Стихиясе – үсеш гәүдәләнеше булган агач, ә яшел төс гармонияне һәм яңа тормышны аңлата. Ел саны – 8, ул исә матди байлыкны белдерә. Шулай ук, 2024 – яңа башлангычлар, яңа проектлар һәм финанс алыш-биреш өчен уңышлы ел. Шул ук вакытта, бу ел тотрыксыз булып, дөнья икътисады, социаль һәм сәяси строй үзгәрешенә тәэсир итәргә мөмкин. Ә шулай да 2024 ел яңа мөмкинлекләр елы булачак.

Кучкар. 2024 ел кызыклы, вакыйгаларга бай һәм яңа мөмкинлекләр елы булачак. Тормышының барлык өлкәләрендә дә үсеш көтелә.Үз-үзенә ышанычы һәм көче тиешле югарылыкта булып, куйган максатына ирешәчәк.

Үгезбозау. Мөһим үзгәрешләр һәм вакыйгалар елы.Үзенең үҗәтлеге һәм эш яратуы нәтиҗәсендә, эшмәкәрлектә һәм иҗатта уңышларга ирешә ала. Күп нәрсәләргә җиңел генә ирешсә дә, артык тынычланырга, иркенлеккә чыгарга ярамас.

Игезәкләр. Яңа ел актив үсеш чоры булырга ошый. Эчке потенциалын ачу, хыялларын тормышка ашыру, максатына ирешү өчен дә әйбәт вакыт. Елның беренче яртысы һөнәри үсеш ягыннан уңышлы, ә икенче яртыеллыкта актив эшчәнлек җәелдерергә, партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытырга була.

Кысла. Вакыйгаларга бай, кызыклы ел көтә. Хезмәт баскычы буйлап күтәрелү һәм үсеш елы да булырга мөмкин. Әмма һәркемнең – үз юлы. Нәрсәне дә булса сайлаганда да, үз тормышы өчен дә җаваплылык бары тик үзендә генә икәнен онытмасын.

Арыслан. Эшле, мәшәкатьле, хисләргә бай вакыт. Елның беренче яртысы хезмәт үсеше, һөнәри тармакта куелган максатларга ирешү ягыннан әйбәт. Елның калган вакыты аралашу даирәсе киңәеп, уку-өйрәнүдә яңа мөмкинлекләр, сәяхәтләр ягыннан уңышлы булырга ошаган.

Кыз. Һөнәри үсеш елы. Эшкә күмелү, яңа белем үзләштерү мөмкинлеге бирә. Эштән курыкмаучылар өчен үз статусын күтәрү ягыннан да әйбәт ел. Хезмәттәшләре белән үзара мөнәсәбәтне ныгытса, коллективта бергә эшли белүгә аерым игътибар юнәлтсә, яхшы.

Үлчәү. Шәхси үсеш көтә, кызыклы вакыйгаларга да бай ел булачак. 2024 ел – финанс тотрыклыгына ирешү, киләчәккә планнарын өр-яңадан карау вакыты. Үзенең һөнәри осталыгын күтәрү өчен дә уңай чор.

Чаян. Үзгәрешләр чоры. Үзенең карашын, күзаллавын үзгәртү һәм үсешенә уңай тәэсир итәрдәй яңа кешеләр белән очрашу мөмкинлегенә ия булачак. Түзем һәм юл куярга әзер булса, 2024 елдан үзенә бик күп файда алачак. Яңа шартларга ияләнү өчен үзгәрешләргә әзер булсын.

Укчы. Йолдызларның да үз шәхси үсешенә уңай йогынты ясавын тояр. Үзендә яңа сәләт һәм осталыклар барлыгын ачыклар, ә бу аңа тормышында һәм эшендә файда китерер. Партнерлык эшчәнлегендә дә яхшы нәтиҗәләргә ирешә ала.

Кәҗәмөгез. 2024 – үзгәрешләр һәм яңа мөмкинлекләр вәгъдә итә торган ел. Максатына ирешүдә түземлелек һәм үзсүзлелек күрсәтүе мөһим. Яңа ел башыннан ук үзендә көч, энергия ташып торганын сизәр.  

Сукояр. Сизелерлек үзгәрешләр елы көтә. Шәхси үсешкә эчке омылышы зур булачак. Социаль даирәсен киңәйтү, үз тормышында мөһим роль уйнаячак зур кешеләрне очратуы мөмкин. Хезмәттәшлек, партнерлык аеруча файдалы булачак, аралашу илһам бирәчәк.

Балык. Яңа җаваплылык, яңа бурычлар һәм аеруча зур тырышлык таләп итә торган проектлар, бурычлар, рольләр көтә. Бу һөнәри һәм шәхси үсеш белән беррәттән, стресска да китерергә мөмкин. Эш кенә түгел, ял өчен дә вакыт табырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев