"Бүген ул чорманың иң түрендә саклана", - ди Ләйлә Сабаева
Һәрбер гаиләнең дә әби-бабайларыннан калган, саклап йөртә торган ядкарьләре була. Костюмнар, тәңкәләр, йорт җиһазлары һәм башкалар. Зәй районы Сәвәләй авылыннан Ләйлә Сабаеваның гаиләсендә балык тота торган 12 метрлы бредень саклана. "2001-2006 елларда бу бреденьне иремнең бабасы үрде. Бредень белән хәзер балыкка йөрмибез. Бүген ул чорманың иң түрендә саклана", - дип сөйләде Ләйлә Сабаева.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз
Нет комментариев