Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

100 еллык тарихы булган көнкүреш кирәк-ярагы: ышкы, җилпуч, табагач

Әлеге тарихи әйберләр Мамадыш районының Югары Әрнәш авылында саклана.

Ышкы һәм ыргак. 1930 еллардагы бу эш коралларыннан ышкы киселгән агачлардан кайрыны сыдырып алу өчен кулланылган. Ыргак арбага төялгән печән йөген ишелеп төшмәслек итеп ныгытып кую өчен кулланганнар. Ыргакның бер башына бау бәйләп, печән төялгән ухалланы, трактор арбасын уратып алып, бәйләгәннәр.

Җилпуч. 1905 елда ясалган бу җилпучка он иләгәннәр. Иләгәндә он як-якка чәчелмәсен өчен, аны җәенке формада ясаганнар. 

Табагач. 1905 елгы табагач пичкә таба тыгу-алу өчен файдаланылган. Табагачның озын сабындагы сырларның үз сере бар. Элгәре вакытларда күрше-тирәдән бурычка ипи алу гадәте булган. Бирәчәк бурычны онытмас өчен, аңа сыр уеп куйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев