1 сентябрьдән укучылар хезмәт дәресләрендә кием тегә башлаячаклар
Урта мәктәп укучыларын хезмәт дәресләрендә тегәргә, ремонтларга һәм үз киемнәрен проектларга өйрәтәчәкләр, бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының гомуми һәм урта белем бирү федераль программаларына үзгәрешләр кертү турындагы боерыгында әйтелә.
Документ буенча, укучылар тукыма материалларын эшкәртергә, детальләрне бизәргә, кием тегәргә һәм ремонтларга, шулай ук проект буенча эшләнмәләр модельләрен ясарга өйрәнергә тиеш.
5-7 сыйныф укучыларының хезмәт дәресләре атнага ике тапкыр, ә 8-9 сыйныфларда бер тапкыр узачак. Башлангыч мәктәп укучыларын атнага бер дәрес көтә.
«Укучылар техник документациянең төрле төрләрен аңларга һәм булдырырга һәм алар буенча эш башкарырга, эшләнмәнең конструкциясен үзгәртү, аны төзеп бетерү һәм яңа сыйфатлар бирү буенча рационализаторлык характердагы иң гади мәсьәләләрне хәл итәргә, уртак эшчәнлекнең төрле төрләрендә хезмәттәшлек итәргә һ.б. өйрәнәчәкләр», — диелә хезмәт дәресләре модульләре турындагы документта.
Хезмәт дәресләре Россия мәктәпләрендә 2024 елның 1 сентябреннән барлыкка киләчәк.
Түрәләр билгеләп үткәнчә, Совет чорындагы хезмәт дәресләреннән аермалы буларак, хәзерге заман кызлары һәм малайлары өчен дәресләрне аерым бүлү булмаячак, бу мәктәп укучыларының хокукларын бозмаска мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев