Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Кышкы авыл тормышы

Мамадыш ягындагы Түбән Әрнәш авылында 1930 елда туган Николай Тимофеев истәлекләреннән.

Имән конькилар
Көзен көннәр салкынайтып, тегермән буасы боз белән каплангач, яшүсмерләр һәм бала-чага кич белән бөтенесе боз өстенә килә, кайберләре коньки белән шуа, анысы булмаганнары — чабата белән. Күп малайларның аякларында имән агачыннан кулдан ясалган конькилар иде. Аның белән шома бозда шууы уңайсыз, таеп егыласың. Әзрәк карлы бозда гына шуып була. 
Шул елларда безнең бабайлар Микулае авылдагы кәкре Иваныннан бик яхшы «фабричный» коньки сатып алды. Ул аны миңа да шуып тору өчен бирә иде. Соңыннан миңа бу конькины бөтенләйгә бирде. Иптәш малайларның берсенең дә андый конькие юк, алар миңа кызыгып карыйлар.

Чаңгыны да үзләре ясады

Кар күп явып, боз өстен каплагач, тирә-як тынып кала. Чөнки инде монда хәзер шуып булмый. Шуңа күрә яшүсмерләр һәм бала-чага чана, чаңгы шууга күчә. 

Конюшня тыкрыгы турысында Гурҗән тавы дип йөртелә торган җирдә кичкә таба күп бала-чага җыелып чана шуа. Бу урындагы кечкенә генә иске йортта Гурҗән бабай берүзе генә торганлыктан, ул урын Гурҗән тавы дип атала. 

Әтәч тавыннан чанага утырып, җиткән егетләр һәм кызлар да шуа, күңел ача. Караңгы төшкәнче тау гөрләп тора. 

Бактияр як тауда да чаңгы шуалар, тау итәге һәрвакыт чаңгы эзләреннән чуарланып бетә.

Ул заманда кибетләрдә чаңгы юк, булса да аны авыл кешесе сатып алмый, чөнки оста кешеләр чаңгыны үзләре ясыйлар. Бөтен авылыбызга бер генә кешедә камыш таяклы «фабричный» чаңгы бар, ул — Тәки Сидар Иваны. 

Безнең бабай авылда беренче столяр булганлыктан, кораллары бик күп, шулар белән безнең Микулай чаңгыны үзе ясый. Аның ясаган чаңгылары нәкъ кибетнеке кебек була. Шуңа күрә мин беркайчан да чаңгыга аптырамадым. Ул миңа ясап бирә һәм ялынып сораган башка малайларга да...

Чана һәм чаңгы шуып уйнаулар язга кадәр дәвам итә. Һәр кешенең аягында — чабата, уйнап өйгә кайтканда чабаталар һәм чалбар балаклары бозланып каткан була. 

Радио, телевизор булмаса да...
Ул заманнарда радио, телевизор дигән нәрсәләр юк, шуңа күрә яшүсмерләр һәм бала-чага өй эшеннән бушаган вакытны төрле уеннар уйнап, саф һавада уздыралар. 

Ирләр колхоз канцеляриясенә җыелып, кичләрен шунда вак-төяк сөйләшеп вакыт үткәрәләр.

Өйдә чабата ясаучыалры да бар. Чабатаны да ясап өлгертергә кирәк, чөнки ул бер атна киюгә тишелеп чыга. Хатын-кызларга кич белән дә өйдә эш бетеп тормый — бәйләргә, ямарга я булмаса нәрсәдер тегәргә һәрчак шөгыль табылып тора.

Кыш көне көчле бураннарда авыл урамын зур-зур кар көртләре баса, ишегалларын, капка төпләрен кардан чистарту өчен көрәргә кирәк була. 
Югары оч урамын берничә җирдән урам аркылы тау-тау кар көртләре басып китә, кайбер йортларны түбәсеннән үк күмә. 

Ул вакытларда әле кыш көне йөри торган бернинди техника да юк, бөтен транспорт эше атлар белән эшләнде. Авыл араларында да ат юллары гына. Кышкы бураннарда атлы юлчылар адашмасын өчен, бер авыл белән икенче авыл арасындагы юллар кырыена, ике яклап та юл буйлап агач ботаклары кадап чыгалар. Бу юлчыларга маяк булып хезмәт итә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев