Хәбәрләр

Зәй керәшеннәре волейбол ярышларында җиңүче

Зәйдә авыллар волейбол уйный

 6 -7 апрельдә Зәйдә «Сәламәтлек – 2019» спартакиадасы кысаларында авыл җирлекләре һәм агрофирмалар арасында Сарсаз-Баграж, Аксар һәм Чыбыклыда волейбол буенча ярышлар узды. Бу турыда "Зәй офыклары" газетасы хәбәр итә.

Ярыш нәтиҗәләре буенча  1нче  зонада   Ал. Бистәсе - җиңүче, икенче һәм өченче урыннарны исә Сарсаз-Баграж белән Бохарай командалары бүлеште.   2нче зонада аксарлылар - I, Бигеш командасы - II, Кадер - III, 3нче  зонада Сәвәләй командасы - җиңүче, Якты Күл - II, Чыбыклы III урында.  13 апрельдә  спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залында беренчелекнең финал уеннары узачак.


Нет комментариев