Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсәннән Алексей Таймасов: «Туган өйдә сине көтүләре нинди рәхәт бит ул»

Кайбыч районындагы Чүти авылы мәктәбенең 4 класс укучысы Радмира Мойсеева язды.

Минем бабам Алексей Таймасов Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында күп балалы, тырыш гаиләдә беренче бала булып үскән. 1968 елда авылның сигезьеллык мәктәбенә укырга керә. Уку елларында колхозда слесарь булып эшли. Авылны яратканга, ул моннан беркая да китмәячәген мәктәп елларында ук хәл итеп куйган.

Урта белемне ул Иске Тәрбит мәктәбендә ала, 1979 елда ул шофёр һөнәрен үзләштерергә дип Яшел Үзән шәһәренә китә.
1980 елның шомырт чәчәкләре аткан вакытта Апас военкоматыннан армиягә барырга дигән повестка килеп төшә. 9 майда бабамны авыл йола-гадәтләре буенча туганнар, күршеләр озатып җибәрәләр.

Юллар... Юллар... Кая гына итмиләр алар адәм баласын. Казаннан Ашхабадка җибәрәләр. Кайчандыр урам малайлары белән «сугышлы» уйнап йөргән бала, ул афәтне үз күзләре белән күрәчәген уйламаган да. Алты ай хезмәт иткәннән соң, Әфганга озатыла.

1982 елда туган авылына әйләнеп кайта. «Туган өйдә сине көтүләре нинди рәхәт бит ул. Әфганстан минем җанымда яши, искә төшеп күңелне әрнетә», — ди иде бабам.

Армиядән соң ул шофёр булып эшли, колхоз председателен йөртә. 1988 елда гаилә корып, 3 бала тәрбияләп үстерәләр.

Бабам ул еллар турында сөйләргә яратмаса да, еш кына анда булган иптәшләрен искә ала иде. Элемтәдә торган вакытлары булды. Аның күп кенә грамоталары, медальләре, мактау кагәзьләре бар. Тик үзе генә юк... Авыл халкы да бабайны хөрмәт итте. Ул барысына булышты. Кемнән генә сорасак та, бары тик яхшы сүзләр генә сөйлиләр.

Мин бабам белән горурланам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев