Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Виталий Агапов гаиләсендә сөенечле вакыйга

Җырчы тагын бер тапкыр бабай булачак.

Аның олы улы Виктор Агапов тормыш иптәше Нәргизә белән бәби көтүләрен хәбәр иткән, «могҗиза көткәндә» сериясеннән фотолар белән уртаклашкан.

«Подписчик»ларыннан «Малаймы, кызмы?» — ди тә сораган иде ул.

«Кем булса да сау-сәламәт булып тусын», «Котлыйм. Төгәл саны сау булып, исән-имин табарга язсын», «Менә бу яңалык, котлыйм сезне», «Бик дулкынландыргыч һәм бәхетле могҗиза көтү», — дип котлаганнар булачак әти белән әнине дуслары.

Нәргизәнең түгәрәкләнеп килгән фигурасына карап, кыз булачак, дип фаразлаучылар да күп булган. Һәм аларның фаразлары дөрес булып чыкты. Күптән түгел генә, булачак сабый кыз икәнен әйттеләр. Алар бу турыда үзләренең социаль челтәрләрендә хәбәр иттеләр.

Виталий Агаповның ике улы — да виртуоз баянчылар. Владислав, Виктор Агапов һәм Виталий Анисимов дигән егет «Керәшен егетләре» триосы буларак чыгышлар ясый. Шулай ук төрле җырчылар белән хезмәттәшлек итәләр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев