Хәбәрләр

Венера Аитовадан үрдәк ите белән җылы салат рецепты

Танылган алып баручы Венера Аитова социаль челтәрдәге сәхифәсендә еш кына тәмле рецептлар белән уртаклаша.

Кирәк булачак: үрдәк ите, алма, яшеллек, черри помидоры, кыяр, авокадо, әфлисун, кешью чикләвеге, лимон согы.

Үрдәкнең түш итен турарга, ике ягын да кыздырырга, шунда ук 1 алма турап салырга. Тәлинкәгә яшеллек салырга һәм барлык ингредиентларны турап, шул тәлинкәгә таратырга. Өстенә лимонны кысып согын салырга.

Тиз әзерләнә һәм тәмле җылы салат килеп чыга.


Нет комментариев