Хәбәрләр

Вадим Захаров концертын күчерергә мәҗбүр булган

Тавышы бетү сәбәпле, җырчы Вадим Захаровның Кукмарадагы концерты өзелгән.

«Концерт башланганчы тавышны рәтләргә тырыштык, ләкин барып чыкмады... Кукмарадагы концертны 3 декабрьгә күчерергә туры килде, туганнар. Аңларсыз дигән өметтә. Тулы заллар белән көткән Кукмара тамашачысына зур рәхмәт. Күрешкәнче!» — дип яза ул үзенең социаль челтәрендә.

Вадим, халык алдына чыгып, шулай килеп чыгуы өчен гафу үтенгән. Фонограммага җырларга тәкъдим итсәләр дә, кискен рәвештә баш тарткан.
«Юк-юк, мин фонограммага җырламыйм. Исән-сау өйләрегезгә кайтып җитегез. Без дә әйбәт кенә кайтып җитик. Тиздән очрашырбыз», — ди Вадим сәхнәдән.

Ахырдан җырчы халык белән дә аралашкан. Яраткан җырчылары өчен борчылган апалар Вадимга дару ашамаска, бал белән прополис эчәргә киңәш итәләр. Аркасынан сөеп, тәмле күчтәнәчләрен тапшыралар.

Интертат


Нет комментариев