Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Уфадагы “Дуслык парады”нда Бакалы керәшеннәре дә катнашкан

Юбилей форумына Россия һәм Белоруссиянең бик күп төбәкләреннән төрле милләт вәкилләре килгән.

26-28  июнь көнне Уфада узган әлеге парадта яңа рекорд куелган. Хороводта дөнья халыкларының милли киемнәреннән булган балалар һәм өлкәннәр кулга-кул тотынышып, катлы-катлы зур түгәрәкләрдә бию көенә әйләнгәннәр. Үзенә бик күп халыкны җыйган  форумны, Россия рекордлар китабының баш редакторы, философия фәннәре кандидаты Станислав Коненко рекорд буларак билгеләгән.

Катнашучылар Башкортстанның 9 шәһәреннән, 54 районыннан, шулай ук, Белоруссия өлкәсенең – Брест, Витебск, Гомель, Минск, Могилев төбәкләреннән, Минск шәһәреннән, Россиянең  Иркутск, Ульян төбәкләреннән, Саха (Якутия) республикасыннан килгәннәр. 

“Дуслык парады”нда 4 меңнән артык кеше катнашты. Барысы да милли киемнәрдән иде. Без хәзер Мамадышта узачак Питрауга әзерләнә башладык”, – диде Бакалы районының Корчай авылы мәдәният йорты җитәкчесе Надежда Пятибратова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев