Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туым Жондозы» фестиваленә старт бирелә

Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм XIII «Туым Жондозы»-«Рождественская звезда» конкурс-фестивален оештыру буенча киңәшмә узды.

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә булган киңәшмәдә республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова һәм шушы үзәк белгечләре катнашты. Киңәшмәдә «Туым Жондозы» конкурсын оештыру һәм аңа бәйле мәсьәләләр турында сүз барды. 

Ике елга бер була торган «Туым Жондозы»ның быел, ягъни 2023 ел азагына кадәр сайлап алу турлары үтәчәк. Аларның тәртибе турында газетада соңрак хәбәр итәрбез. «Туым Жондозы»нда җиңүчеләрнең Гала концерты, традиция буенча, киләсе елның январь аенда узачак.

Бу конкурс-фестивальдә катнашучылардан гаризалар 15 октябрьдән кабул ителә башлый.

Сайлап алу турларын ноябрь аенда республиканың Кайбыч, Кукмара, Чистай, Әлмәт районнарында һәм Казан шәһәрендә уздыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев