Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама ягындагы керәшен авыллары тарихыннан

Түбән Каманың Кече Җирекле һәм Балчыклы керәшен авыллары белән таныштырабыз.

Балчыклы — Түбән Кама шәһәреннән 7 километр ераклыкта табигатьнең бик матур урынына урнашкан авыл. 
Балчыклы авылына XVIII гасырда нигез салына. Авыл халкы элек-электән игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнә. 1870 елгы мәгълүматларга караганда, авылда 2 су тегермәне булган.
Авылның исеменә килгәндә, риватьләрдән күренгәнчә, бик элекке заманнарда бу якларга калмыклар килеп чыккан дип сөйләнелә. Үз илләрендәге шикелле, казык кагып, читән тотып, аны балчык белән сылап, торыр урын әзерләгәннәр. Шул халыктан авылга «Балчыклы» исеме бирелеп калган, имеш... 

Авылда тагын «Арбуз чишмәсе» нең тарихы да кызыклы. Авылның керәшен иратлары, кемнең нәрсәсе бар шуны алып, ашлыкка алмаштыру өчен Сарман ягына чыгып китәләр. Бара торгач, Бакалы тирәсенә җитәләр. Анда яшәүчеләр юлчыларның кайдан килүе белән кызыксыналар. Балчыклыдан икәннәрен ишеткәч, «без шунда яшәдек, чишмә суы арбуздай тәмле иде, үкенечебез — шул чишмә калды», — дип әйтәләр. Шул вакыттан алып, балчыклылар үз чишмәләрен Арбуз чишмәсе дип йөртәләр... 

Бүгенге көндә авыл Шәңгәлче авыл җирлеге составына керә. Балчыклыда клуб, музей, библиотека, Изге аппостоллар Пётр һәм Павел исемнәре белән аталган чиркәү бар.

Кече Җирекле — Түбән Камадан 11 чакрым ераклыкта урнашкан авыл. Аның турында 1678 ел язмаларында язылган. Авыл халкы гомер-гомергә игенчелек, терлек үрчетү, умартачылык белән шөгыльләнә. Авылда 1870 елда су тегермәне булуы хакында әйтелә, 1893 елдан миссионерлар мәктәбе эшли. 

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Сухрау волосте үзәге булып тора. 1920 елдан — Минзәлә, 1922 елдан — ТАССРның Чаллы кантоннары составында. Ә 1963 елдан Чаллы районы, 1965 елдан Түбән Кама районы составында теркәлә, Каенлы авыл җирлегенә карый. 

Бүгенге көндә авылда клуб, часовня бар. 

Татар LIFE

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев