Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Юшады авылында олы эш башкарылган

Минзәлә районының Түбән Юшады авылында зират эчендәге чокырны тигезләгәннәр.

Түбән Юшады авылы зираты янында элгәредән үк буйдан-буйга зур чокыр булган. Кеше өстенә кеше күмелмәсен дип, зиратны зурайтканнар. Ә чокыр зират эчендә калган. Аның аша йөрергә уңайсыз булган. Шуңа күрә чокырны күмдереп, зират эчен тигезләргә уйлаганнар.

— Авылыбыздагы зиратны гел карап, печәннәрен чабып торабыз. Зират чистартырга дип елдан-ел күбрәк кеше кайта. Быел да 30га якын булды менә. Бу чокырны тигезләп куярга кирәк дигән уй күптән бар иде инде. Мәктәптә бергә укыган классташым Михаил Васильев белән аның кияве Артем Кудряшов — икесе бергә башлап йөрделәр. Экскаватор да чакырттылар. Уртак көч белән, шушы олы эш башкарып чыгылды. Зират эче тигезләп, чистартылып куелды. Безнең авыл халкы бердәм ул, бер-беребезгә булышып торабыз. Нинди генә чара үткәрсәк тә авылдашлар гел булыша. Ә иң олы ярдәмчем — энем Артем Арзамасов. Классташым Федор Харитонов та һәрвакыт булыша, — дип сөйләде безгә Түбән Юшады авылы мәдәният йорты директоры Наталья Чепкасова. — Альберт Овчинниковны авыл зиратын карап торучы дип әйтергә була. Кемне дә булса җирләргә, кабер казырга кирәк булса, иң беренче эш итеп, аның янына баралар. Ул, бөтен йоласына туры китереп, кайда җирләргә икәнен билгеләп, һәркемгә кабер казырга да булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев