Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйлеләр борынгы керәшен йоласын сәхнәләштерделәр

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Зәй районының авыл мәдәният йортлары арасында «Әйлән-бәйлән» фестивале бара.

Сәвәләй мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр «Кызлар көне» йоласын сәхнәләштереп, жюри членнарына тәкъдим иттеләр.

«Әлеге йола Чистай һәм Идел буе керәшеннәренә хас. Элек буй җиткән кызлары булган һәр йортта «Кызлар көне» уздырганнар. Туталары, җиңгәләре булачак яшь кәләшкә үз үгет-нәсыйхәтләрен, киңәшләрен биргәннәр. Тик бүген туй йолалары, гореф-гадәтләребез онытылып бара. Яшьләрнең уй-фикерләре, хыяллары башка. Без әби-бабаларыбыздан калган йоланы торгызып, яшь буынга җиткерү максатын куйдык. Чарада балалар да катнашты», — ди авыл мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.

Кичәдә уен-көлке дә күп булган. Тамара Рогожникова кияүгә чыгуын искә алып, бу вакытлар турыда сагынып сөйләгән.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев