Сәвәләйдә күчмә мобиль поликлиника эшли
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында республикада мобиль дәваханәләрдә авыл халкына медицина тикшерүләре үткәрелә. Зәй районының Сәвәләй авылында мобиль поликлиника атна ахырына кадәр эшләячәк. Биредә Сәвәләй, Яңа һәм Иске Маврин, Үтәшкин, Якты Күл, Кара-Елга авыллары халкы медицина тикшерүе үтә ала.
Мобиль поликлиника — тулы бер медицина кластеры. Анда функциональ диагностика һәм табиблар кабинетлары бар. Модуль ел әйләнәсе, теләсә нинди һава шартларында эшләрлек итеп проектланган. Аны «КамАЗ» машинасы күчереп йөртә. Күчмә медицина комплексы табибларны йөртү өчен микроавтобус белән дә тәэмин ителгән.
Медицина тикшерүен Зәй һәм Чаллыдан килгән гомумпрактика табибы, кардиолог, невролог, уролог, хирург, гинеколог, офтальмолог, эндокринолог алып бара. Шулай ук лаборатория тикшеренүләре өчен анализлар алына, УЗИ һәм кардиограмма үткәрелә.
«Бер ай элек диспансеризация үткән идем, әмма тар белгечләрдән сәламәтлегемне тирәнрәк тикшертәсем килде. Бүген терапевт янына килдем, дифтерия һәм столбняктан прививкалар ясадым, УЗИга чират көтәм. Без — авыл кешеләре өчен тар табиб-белгечләргә барып күренү зур проблема булып тора, мин поликлиникага килеп, берьюлы барлык тикшеренүләрне үтә алу мөмкинлеге булган шәһәр халкына бераз көнләшеп тә карый идем. Авыл халкы өчен дә мондый мөмкинлек тудырылуына бик шатмын», — ди Сәвәләйдә яшәүче Лидия Петрова.
«Шәфкать туташлары да, табиблар да бик игътибарлы, ягымлылар. Һәр нәрсәне җентекләп аңлаталар. Мондый күчмә поликлиникалар — авыл халкы өчен бәхет. Бөтенесе бушлай, ерак юлга чыгып китәсе юк», — дип сүзгә кушылды Хәнүзә Иванова.
Табибларга кабул итүгә тирә-як авыллардан да килүчеләр бар иде. Елизавета Королева Яңа Мавринда яши. Мавринлыларга күчмә поликлиниканың килүе турында авыл фельдшеры хәбәр иткән. Зәй һәм Чаллыдан килгән табибларның авыл халкының сәламәтлеген шулай кайгыртуларыннан канәгать.
«Миңа инвалидлыкны озайту өчен төрле табибларга күренергә кирәк иде. Моның өчен шәһәргә барырга кирәк. Кайвакытта такси белән барырга, кайтырга да туры килә. Аннан авыл җирендә интернет та юньләп тотмый. Ә табибларга бары тик дәүләт порталы аша язылсаң гына эләгәсең. Мондый мөмкинлек тудырылуы өчен мин бик рәхмәтле, шунда бер урында гына барлык табибларга да күренәчәкмен. Бүген терепевтта булдым, иртәгә кардиолог белән неврологка керәчәкмен», — диде ул.
«Авыл кешесе эштән бушый алмый, сәламәтлеге турында кайгыртырга вакыты юк. Ә монда табиблар үзләре өйгә үк килгән дияргә була. Үземнең дә, авыл кешеләренең дә фикере бер — «Мобиль поликлинка» проекты бик кирәкле. Аны оештыручыларга рәхмәт», — ди Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы Илгиз Галимов.
Клара Ермолаева
Зәй офыклары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев