Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Багражда фельдшер-акушерлык пункты төзелә

Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы халкы медицина ярдәме алу өчен тиздән яңа пунктка йөриячәк.

Сарсаз-Багражның мәктәп бинасында урнашкан иске медпунктына күптәннән инде ремонт кирәк булган. Яңа фельдшер-акушерлык пункты дәүләткүләм «Сәламәтлек сагы» проектының сәламәтлек сагы тармагындагы беренчел звеноны яңарту программасы нигезендә төзелә.

Хәзерге вакытта заманча пункт бинасының каркасы монтажланып, бүлмәләр арасындагы бүлем-стеналарны ясый башлаганнар.

Бу фельдшер-акушерлык пунктында беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен урын җитәрлек. Анда фельдшер кабинеты һәм аның авыруларны кабул итү бүлмәсе, процедура бүлмәсе, укол ясау бүлмәсе, килгән кешеләрнең көтеп утыру бүлмәсе, хезмәткәрләр бүлмәсе, дару һәм башка дәва чаралары саклана торган бүлмә, юу-җыю өчен кирәк-ярак саклана торган урын, санузел, тамбур булачак. 

Кыскасы, авыл халкына тиз арада һәм югары дәрәҗәдә беренче медицина ярдәме алу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылачак.

Фотолар — Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев