Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж керәшен егете республика фестивалендә җиңүче

Зәй районының Сарсаз-Баграж мәктәбе укучысы Алексей Краснов «Без бергә» республика фестивалендә «Халык вокалы» номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Фестивальнең номинацияләре берничә: вокал (соло); халык ансамбльләре; хореография; инструменталь ансамбль; сәнгатьле уку; иҗади гаилә һәм мода театры. Җыр-биюләр дә, сәнгатьле сөйләм дә, гомумән, һәр номинация халык авыз иҗаты белән бәйле булырга тиеш. 

Алексей Краснов башлангыч сыйныфтан ук мәктәпнең «Сандугач» керәшен балалар ансамбленә йөри. Талантлы булуы белән аерылып тора. Җитәкчесе Петр Утяганов белән бик күп конкурс- бәйгеләрдә катнашып, җиңү яуладылар. Менә шуларга тагын бер зур җиңү өстәлде. 

Аларның Зәй районының данын яклап чыгыш ясаулары һәм җиңү яулаулары — горурлык.

«Зәй офыклары» сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев