Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Самара өлкәсендә дә керәшен культурасы белән кызыксыналар

Келәүле районының «Өмет» социаль приютында керәшен киемнәре, йолалары турында сөйләгәннәр.

12 сентябрьдә Самара өлкәсендә Халыклар дуслыгы көне билгеләп үтелә.
"Яшь патриот" патриотик берләшмәсе кысаларында Келәүленең "Өмет" социаль приютында бу көнгә багышланган "халык уеннары яшәргә һәм ныгырга тиеш" дигән уен программасы узды.
Программаның кунагы булып “Натукай” керәшен ансамбле җитәкчесе Надежда Белякова барды.

“Назаровка авылында керәшеннәр яшәгәнлектән мин керәшеннәрнең гореф-гадәтләре турында сөйләдем, милли киемнәрен күрсәттем. Соңрак приютта тәрбияләнүчеләр өчен халык уеннары оештырылды. Алар анда теләп катнашалар. Үсеп килүче буында үз мәдәниятен хөрмәт итү һәм башка халыкларның йола-гадәтләренә толерантлык тәрбияләү бик мөһим”, – дип сөйләде Надежда Михайловна

Фотолар Назаровка авылы клубыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев