Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә тынлык турында бердәм закон кертергә уйлыйлар

Закон проектының яңартылган версиясе нигезендә, 23.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәрге вакыт тынлык сәгатьләре булачак. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Документта шау-шулы төзелеш эшләре үткәрергә рөхсәт ителгән вакыт та – 9.00-19.00 сәгатьләрдә һәм бары тик эш көннәрендә генә – күрсәтелгән. Моннан тыш, 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр мәҗбүри тәнәфес билгеләнгән, дип хәбәр итә Татар-Информ

Шулай ук проектка закон бозучыларны кисәтү һәм ачыклау турында пункт та кертелгән. Моның белән йорт буенча вәкилләр шөгыльләнәчәк, аларны фатир хуҗалары сайлап куячак.

Тынлык режимын бозган өчен штраф каралган. Әйтик, беренче тапкыр бу режимны бозган өчен гражданнар – 500-2000, кабат бозган өчен 2000–5 000 сум күләмендә штрафка тартылачак. Вазифаи затлар өчен аның күләме – 5000–10 000 һәм 10000–20000, юридик затлар өчен 50000–100000 сум тәшкил итә. Тынлык режимын кабат һәм системалы рәвештә бозган өчен юридик затларга 500000 сум күләмендә штраф яный.

Закон проекты Дәүләт Думасына бүген, 23 октябрьдә, тапшырылыр дип көтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев