Хәбәрләр

Россиядә яңа бәйрәм булдырылды

Яңа бәйрәм 2 октябрьдә билгеләп үтеләчәк.

Россиядә яңа бәйрәм — метро төзүчеләр көне булдырылды. Россия Президенты Владимир Путин тиешле указга кул куйган.

Рәсми порталда бастырылган документта бәйрәм ел саен 2 октябрьдә билгеләп үтеләчәк диелә.

«Әлеге указ имзаланган көннән үз көченә керә», — диелә Указда.

Ватаным Татарстан


Нет комментариев