Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә гомер озынлыгы кимеми

2023 елда Россиядә уртача яшь озынлыгы 73,4 ел тәшкил иткән.

2019 елда кешенең уртача яшь озынлыгы 73,34 ел булган. Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, 2020 елда гомер озынлыгы — 1,8 елга, ә 2021 елда тагын 1,4 елга кимегән. 2021 елда уртача яшь озынлыгы — 70,1, ә 2022 елда 72,76 елга җиткән.

Ил Президенты Владимир Путин 2030 елга кешенең гомер озынлыгы уртача 78 яшь булырга тиеш дип исәпли.

Шунысы кызыклы, Россия фәннәр акдемиясенең Н. Вавилов исемендәге гомуми генетика институты фәнни хезмәткәре Константин Крутовский кешенең, хәтта, 120 яшькә кадәр яши алу мөмкинлегенә ия булачагын фаразлаган. Аның өчен галимнәргә организмның картаюына китерә торган мутацияне генә үзгәртергә кирәк икән. 

Ә менә Харбин медицина университеты галимнәренең тикшеренүләре дә ялгызлыкның һәм социаль изоляциянең яшь озынлыгына начар тәэсир итүен күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев