Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Римма Никитина: «Әтием истәлегенә зур концерт куясым килә»

Римма Никитинаны күпләр эстраданың «зажигалочкасы» ди. Күптән түгел ул редакциябездә кунак булып китте. Үзе белән ВКонтакте группабызда туры эфирда әңгәмә корып алдык. Нинди хыяллар белән янып яши? Киләчәккә нинди планнар кора? Болар турында түбәндәгеләрне сөйләде.

— Римма, быел иҗатыңда нинди яңалыклар булды?
— Бик күп җырлар иҗат ителде, санаганым да юк. Ринат Рахматуллин белән дә ике дуэт эшләдек. Киләсе елда күбрәк рус телендә җырлар яздырачакмын.

— Татар эстрадасы артисты бит син, нигә рус җырларына өстенлек бирәсең?
— Репертуарымда 100 дән артык татарча җыр бар. Соңгы арада русча җырларга спрос артты. Тәҗрибә бар, берничә җыр чыгарып карадым. Әле менә чуваш җырын да сорый башладылар, ул якларда күп эшләгәч.

— «Кияүгә чыкмыйм әле» дигән җырың күпләрнең соравына җавап булдымы инде ул?
— Күпләргә конкрет җавап булды, әйе. Бик күптән шундый темага җыр яздырасы килеп йөргән иде. Кая барсам да шул сорауны биреп, аптыратып бетерделәр алайса. Аның премьерасы минем туган көнемдә булды. Көен үзем яздым.

— Ни өчен сине бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга күбрәк чит регионнар чакыра?
— Бәлки, Татарстанда иҗатымны аңлап бетермиләрдер. Чувашия, Пенза, Самара, Новокузнецк якларында еш булам.

— Татарстан буенча сольный концертлар белән чыгырга уйламыйсыңмы?
— Аны сорыйлар. Мин берничә тапкыр клуб форматында концерт куйганым булды. Бәлки, киләчәктә булыр, ләкин аны югары дәрәҗәдә ясарга кирәк, урынына җиткереп эшләргә яратам. Папа минем җырчы булып, зур сәхнәләрдә чыгыш ясап, олы заллар җыюымны теләгән иде. Ул мин тугач ук, Римма Никитина, җырчы булачак дигән. Киләчәктә мондый зур концерт куярга уйлыйм һәм ул әтием истәлегенә булачак. Күп дигәндә, 5 ел эчендә башкарып чыгармын кебек.

— Хейтерларга карашың?
— Минем аларга иммунитет инде. Исем китми. «Балакайларым, сез дә тырышып язып утырасыз бит мондый комментарийлар» гына дим.

— Киләсе ел — Аҗдаһа елы — синеке бит?
— Әйе, мин Аҗдаһа елында тудым. Аның шул «утын» алганмындыр инде. Күп кеше синең елың үзеңә туры килә, ди.

— 2024 елга нинди өметләр баглыйсың?
— Киләсе ел бик уңышлы һәм истә калырлык булыр, дип уйлыйм. Иҗат өлкәсендә дә яңалыклар көтелә.

— Күп кешене кызыксындырган сорау. Синең йөрәгең бушмы?
— Әлеге буш дип әйтә алам. Әмма, әйтеп куясым килә, мин социаль челтәрдә танышмыйм. Теләгән кеше концертка килә ала, кайда йөргәнемне дә һәрвакыт күрсәтеп торам, кафе кебек җиләрдә дә танышырга килә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев