Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республикада йортлар төзелеше дәвам итә

Татарстанда 2 миллион квадрат метрдан артыграк торак төзелеп сафка бастырылды.

Июнь азагына безнең ресубликада 2 миллион 67 мең квадрат метр торак төзелеп, файдалануга тапшырылган. Бу — еллык планның 70 процентка якыны. 

Коммерция максатыннан, ягъни сату өчен төзүчеләр тарафыннан үзләре планлаштырганның 65 проценты сафка бастырылган. Йортлар санына күчергәндә, гомуми мәйданы 926 мең квадрат метр булган күп квартирлы 115 йорт, дигән сүз. 

Социаль ипотека програмасы кысаларында, барлыгы 26 йорт (гомуми мәйданы — 104 мең квадрат метр) төзелеп тапшырылган. Бу — алынган йөкләмәнең 65 проценты.

Шәхси йортлар төзелешендә еллык план 69 процентка үтәлгән. Ягъни, әзер йортларның гомуми мәйданы 1 миллион 37 мең квадрат метр тәшкил итә.

Татарстан Министрлар кабинетында уздырылган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллинның әнә шундый саннарны китергән.

Шулай ук, министр белдерүенчә, төзелә торган биналарда тикшерү даими үткәреп торыла. Ел башыннан республиканың "Госстройнадзор"ы 499 контроль-күзәтү чарасы уздырган. Башка оешма вәкилләре дә төзелештә1247 мәртәбә булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев