Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Петербургта керәшен җырулары яңгырады

Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле «Туганнарның сагынган чагы» программасы белән Петербургта гастрольләрдә йөреп кайтты.

«Бәрмәнчек» ансамбле — 29 февральдә Гатчино шәһәре мәдәният йортында, ә 1 мартта Тимерюлчылар мәдәният йортында концерт куйды. 

Петербург тамашачысы керәшен, татар, рус халык һәм нагайбәкле карендәшләребезнең биюләрен карадылар, данлыклы «Париж, Париж», «Ак калпак» кебек җыруларыбызны ишеттеләр. 

Концерт беткәч тә тамашачы таралырга ашыкмады. Үз тәэсирләре белән уртаклашырга теләүчеләре дә күп булды. Чыгышы белән Мамадыш ягыннан булган бер ханым «Бәрмәнчек»тәгеләр арасында үзенең якташы Ольга Бачкованың да булуын телгә алды һәм: «Без татар җыры дип җырлап үскән җырларның керәшеннәр җыры икәнен белдем. Чыгышлар бик ошады», — дип әйтеп узды. Аңа башкалар да кушылды. Ә Рәсимә Фатыйхова үзенең рәхмәт хисләрен «Бәрмәнчек»нең ВКонтактедагы «бите»ндә язып ук куйган: «Якташлар! Сезнең белән бергә сабый чакка, яшьлеккә кайтып килдек. Зур эшләр эшлисез, уңышлар юлдаш булсын. Үзегез киттегез, чыгышыгызның җылысы безнең белән калды».

«Санкт-Петербургка үзебезнең сольный концерт белән килү теләге күптәннән бар иде. Быел, насыйп булды. Шәһәрдән, концерттан бары тик уңай хис-кичерешләр генә калдырды. Концерт карарга руслар да татарлар да, керәшеннәр дә килгән иде. Алардан бик күп җылы сүзләр, теләкләр ишеттек. Керәшен биюләрен аеруча ошаттылар. Җырчы егет-кызларыбызның тавышлары таң калдырды барысын. Алдагы елларны да гастроль белән килербез дип уйлыйбыз», — дип сөйләде «Бәрмәнчек»ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова.

Санкт-Петербургның милләтләр йорты директоры А.Карлов, үз коллективы исеменнән, «Бәрмәнчек» ансамбленә (хореография җитәкчесе Эльмира Кашапова) Рәхмәт хаты тапшырды. Килгән кунаклар арасында Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче галим, керәшен халык җырларын җыючы Наилә Әлмиева да булды. Концертның бер номеры ул туплаган китаптан, Кайбыч керәшеннәре җырулары яңгырады.

Гастроль барышында «Бәрмәнчек»нең балет артистлары Дмитрий Тачаев һәм Руслан Насыйров Петербургның «Мирас» милли-мәдәни үзәге карамагындагы бию ансамбле (җит. Руслан Вафин) өчен керәшен биюе буенча мастер-класс та уздырдылар. Ә баш балетмейстер Радик Шәйхетдинов, репетитор Диана Власевнина һәм балет артистлары Алмаз Тукманов, Алия Ялалова оештырган мастер-класста Санкт-Петербургның үрнәк балалар коллективы — «Биюче дөнья» хореография ансамбле өйрәнчекләре (җит. Венера Купрова) һәм педагоглар катнашты.

«Бәрмәнчек»леләрне Гатчино шәһәрендәге зур чарада чыгыш ясарга чакырып калганнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев