Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Патриотлар тәрбияләүче Руслан Сабаев

«Автодор» слесарь-ремонтчысы, шәһәр пляжы территориясе өчен җаваплы Руслан Сабаев «Безнең заман герое» дипломына лаек булды. Ул аңа 13 декабрьдә Казандагы «Безнең заман геройлары» премиясен тапшыру тантанасында бирелде. Батучы баланы коткарган

Батучы баланы коткарган

Үз биләмәсен карап чыгып, кар чистарткан Руслан Григорьевич бер танышының ашыгып килүен күрә. Инсульт кичергән ул кеше бер малайның суга төшеп киткәнен әйтә. Моны ишетүгә, Руслан ул күрсәткән якка йөгерә. Судан башы гына чыгып торган бала куллары белән бозга чытырдатып ябышкан була. Коткаручы аны тартып чыгара. Суда берничә минут кына булса да, бала бик нык туңа. Руслан аны эш бүлмәсенә алып керә, юеш киемен салдырып одеялга төрә, янәшәсендә җылыткыч куя.

Үсмер чагыннан ук

Руслан Сабаев хәрби су асты спорты федерациясе оештыру уе белән яши. Максаты – илнең оборона куәтен ныгыту өчен, яшьтән үк малайларны хәрби хәзерлекле патриот итеп тәрбияләү. Казандагы 16нчы заводта токарь булып эшләгән чагында, Руслан ДОСААФның диңгез мәктәбенә йөреп, водолазлыкка өйрәнә. Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәттә дә водолаз була. Соңыннан Камчаткада уздырган 8 елының 5 елы диңгездә үтә, ә калганын коткару станциясендә коткаручы булып эшли.

1992 елда Казанга кайтканда тормышның үзгәргәнен күргән Руслан “Спорткульттовары” җәмгыятендә эшли. Казанны су мотоциклары, “снегоход”лар белән тәэмин итү буенча Мәскәүдәге фирмалар белән элемтә урнаштыра. Канада фирмасының бу төр техникаларын Казандагы спорт сөючеләргә тәкъдим итүдә дөньякүләм танылган хоккейчы Владислав Третьяк катнаша. Ул көннәрдә Руслан аның белән якыннан аралаша.

Ерак бабае Герасим шикелле

Сабаевлар гаиләсе Әлмәткә кайткач, үз шәхси предприятиесе хуҗасы Руслан квартир, машина, дача сатып ала. Илдәге катлаулы үзгәрешләр чоры әле бетмәгән бер чакта, аңа да авырлыклар, сынаулара аша үтәргә туры килә...

2016 елда ресурслар идарәсе карамагындагы шәһәр пляжында хуҗалык мөдире була. Ул банкротлыкка чыккач, шушы хәзерге предприятиегә күчә. Ә эше, элекке шикелле үк, пляжда. Акваланг сатып алгач, башкаларны да су асты спортына җәлеп итә.

Чыгышы белән Сәвәләй авылыннан (Зәй районы) булган Руслан Сабаевны, “син казаклар нәселеннән бит, үзең әле водолаз да” дип, җирле казаклар оешмасына чакыралар. Ул алар белән кырда хәрби өйрәнүләр уза. Мари ягындагы Ялчик күлендә, водолаз җайланмасы ярдәмендә, аларны су асты спортына өйрәтә.Үзенең ерак буын бабае Герасим патша Екатерина II чорында казаклар атаманы булган.

– Кичүдә казаклар крепосте булган. Герасим бабайлар айның ике атнасын хезмәт иткәннәр, үзләренә билгеләнгән берничә чакрым җирдәге юл өчен җавап биргәннәр. Сөйләүләренчә, казаклар Екатеринаны каршы алып, аны үзләренә беркетелгән юлда саклап озата барганнар, – дип сөйләде Руслан Григорьевич.

Өйрәнчекләре – махсус операциядә

Үсмерләрне су асты спорты аша армиягә хәзерләү өчен махсус курс оештыру тәкъдиме белән, Руслан Сабаев элегрәк җирле хәрби комиссариатка да барган. Кадетлар классындагы малайларны күпмедер вакыт өйрәтә дә әле, әмма матди-техник як хәл ителмәгәч, бу эш туктала. Өйрәнчекләреннән 2се Төньяк флотта хезмәт итә. Казан янындагы Зәңгәр күлдә 12 метр тирәнлеккә төшү буенча тиешле хәзерлек күрсәтеп, ул үсмерләр махсус курс узганлыккка сертифкат алалар.

Тагын ике өйрәнчеге – махсус хәрби операция зонасында.

– Виталий диңгез пехотасында хезмәт итәргә теләде, казаклар оешмасында күнекмәләр алды. Йөзү буенча спорт остасы. Махсус җайланма ярдәмендә 80 мәртәбә су астына төште. Лицей тәмамлап диплом алгач, контракт буенча хезмәт итәргә теләвен белдерде. Безнең үтенеч буенча, Казандагы хәрби комиссариаттан Севастополь белән элемтәгә керделәр. Ул хезмәттә чакта махсус хәрби операция башланды. Беренче көннән ул – шунда, Херсонда. Әйтүләренчә, Севастопольгә каршы як һөҗүм иткәндә командирны үз гәүдәсе белән каплаган, контузия алып, госпитальгә эләккән. Әбисе яклап, ул – Кәләй керәшене, – дип сөйләде Руслан Сабаев . – Ә 2нче өйрәнчегем, десантчы өлкән лейтенант Альберт белән пляжда бергә эшләдек. Тауга менү буенча инструктор. Чечнядагы хәрби хәрәкәттә катнашкан, шулай ук, хокук саклау органннарында оператив хезмәттә булган.

Яңа ел җиткән бер вакытта, 8 яшьлек Ефимны суда батудан коткарып калган Руслан Григорьевичның хәрби су асты спорты федерациясе оештыру хыялы тормышка ашсын һәм анда шөгыльләнгән һәр үсмер Ватаныбызның чын патриоты булсын, дип телик.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев