Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Атыда «батырлык сәгате» узган

Түбән Кама районының Олы Аты авылы китапханәсендә яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан «Калашников – легенда» дип исемләнгән чара узган.

Чарага шушы авылда гомер итүче Николай Замотаев чакырылган. Ул үзе Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә (пограничник) хезмәт иткән, старший сержант званиесендә. Чарада да яшүсмерләргә армия сафларында хезмәт иткән чаклары турында сөйләгән. 

Шулай ук, Николай Замотаев данлыклы "Калашников автоматы" белән таныштырган, аны сүтеп-җыярга өйрәткән. Ә китапханә директоры Надежда Замотаева шушы автоматның конструкторы, совет инженеры Михаил Калашников турында тарихи мәгълүмат биргән.

Балалар да "батырлык сәгатендә" үз белемнәрен сынап караганнар: һәрберсе автоматны сүтеп-җыеп караган. 

Фото: Олы Аты китапханәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев