Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олег Фазылҗанов: “Үтеп киткән ел мине уңышлары белән сөендерде”

Татарстан Республикасының Халык артисты Олег Фазылҗанов белән узган елга нәтиҗәләр һәм 2024 елга планнар турында сөйләштек.

Фазылҗанов Олег Фарук улы 1968 елның 10 мартында Татарстанның Балык бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылында туган. Аның талантына сокланмаган кеше юктыр. Ул театр сәхнәсендә рольгә кереп уйный гына дип әйтү дөрес булмас иде. Чөнки ул анда тулаем бер тормышны тәне, күңеле аша үткәрә. Ә аның алтын тавышы, моңы һәркемне үзенә тартып тора.

“Минем өчен быелгы ел бик әйбәт булды. Алланың биргәненә шөкер, чөнки быел күптәнге хыялым – яз көннәрендә үк,  үземнең сольный концертларымны оештырдым. Күп кенә авылларда йөрдем. Биш ел югары уку йортында укып, дипломлы булдым. Мәдәният институтын тәмамладым. Дәрәҗәле исемгә дә лаек булдым. Шуңа, бик зур рәхмәтлемен, 2023 ел миңа күп уңышлар китерде. 2024 елга хыяллар бик күп. “Тели белсәң, теләк, тели белмәсәң, имгәк”, диләр халыкта. Шуңа артыгын хыялланып булмый. Бу арада концерт дигән нәрсә белән бик “җенләндем”, шәхси концертларымны зуррак шәһәр, районнарда дәвам итәсем килә. Үзем уналты ел эшләгән Түбән Кама шәһәрендә концерт оештырырга уйлыйм. Театр өлкәсендә бөтен хыялларым тормышка ашты. Уйныйсы килгән рольләремне уйнадым. Хәзер дә уйнап торам. Иң зур өметем дөньяда иминлек булсын. Бар кеше дә исән-сау булсын, күз яшьләре булмасын иде!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев