Хәбәрләр

Мәшләк авылының Престол бәйрәме - Иоанн Креститель туган көн

Шул уңайдан, отец Геннадий һәм отец Илья бәйрәм келәве уздырганнар.

Балык Бистәсе районының Мәшләк авылына, бәйрәм уңаеннан, Иванай, Казаклар Чаллысындагы прихожаннар да килгән. Шулай итеп, берничә авыл халкы бергәләп келәү иткәннәр. Келәүдән соң, Тәре йөреше (крестный ход) белән, чишмәгә су аруландырырга төшкәннәр. Ходайдан яңгыр сорап, теләк теләгәннәр. 

«Теләгән теләкләребез кабул булып, Ходай күптән көтелгән яңгырны бирсен иде», — ди авыл халкы.


Нет комментариев